Татарстанда 30 августта — Республика көнендә эшләгән хезмәткәрләргә сентябрьнең беренче яртысында арттырылган хезмәт хакы түләнәчәк
Россия Хезмәт кодексының 153нче маддәсе нигезендә, бәйрәм көнендә эш өчен түләү кимендә ике тапкыр арттырылырга тиеш. Әгәр хезмәткәр бәйрәм көнендә берничә сәгать кенә эшләгән булса, икеләтә түләү фактик эшләгән вакыт өчен исәпләнә. Хезмәткәр арттырылган түләү урынына өстәмә ял көне дә сайлый ала. Бу очракта 30 августтагы хезмәт өчен гадәти күләмдә түләнә.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев