Сентябрьдән россиялеләр җәмәгать транспортында йөрү өчен МАКС аша түли алачак
2026 елның 1 сентябреннән Россиянең барлык төбәкләрендә җәмәгать транспортында йөрү өчен түләүне милли МАКС мессенджеры аша башкару мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Бу хакта РФ Транспорт министрлыгы каршындагы җәмәгать советының пассажирлар ташуны үстерү комиссиясе әгъзасы Кира Доросева белдергән, дип хәбәр итә РИА Новости. «2026 елның 1 сентябреннән ташучыларга билетларны электрон сервислар, шул исәптән МАКС мессенджеры аша сатарга һәм түләүләр кабул итәргә рөхсәт ителә. Бу – логик адым: транспорт билеты гадәти цифрлы хезмәткә әверелә, ә билет белән түләүне раслаучы документны электрон рәвештә саклап булачак», – дип аңлаткан ул.
Кира Доросева фикеренчә, әлеге яңалык билетларны алдан сатып алырга мөмкинлек бирәчәк, утырту процессы тизрәк узачак. Моннан тыш, кулма-кул акча белән исәп-хисаплар саны да кимер дип көтелә. Эксперт шулай ук яңа түләү ысулы түләүнең узмавы яки банк картасы булмау белән бәйле бәхәсле хәлләрне киметергә ярдәм итәчәк, дип саный.
«Цифрлы түләү ысуллары гадәти түләү мөмкинлекләрен киңәйтә генә, аларны алыштырмый. Транспорт өлкән яшьтәгеләр һәм смартфоны булмаган кешеләр өчен дә элеккечә үк уңайлы булып кала», – дип йомгаклаган ул.
Яңа мөмкинлек хәзерге вакытта сынау режимында Новосибирск өлкәсендә эшли инде. Аны куллану өчен:
- МАКС мессенджерында цифрлы ID рәсмиләштерергә;
- аны дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтка бәйләргә;
- үз төбәгеңнең махсус транспорт сервисы чат-ботында теркәлергә;
- анда түләү ысулын сайларга һәм юл йөрү билетын көйләргә кирәк.
Аннан соң валидатордагы QR-кодны сканерлау җитәчәк – юл йөрү билеты яки банк картасы аша түләү автоматик рәвештә үтәчәк. Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, сентябрьдән эре кунакханәләр дә кунакларны МАКС аша теркәргә тиеш булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев