Җәмгыять һәм без

Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлек ныгый

“Казан Экспо” үзәгендә “РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек” IV халыкара форумы ачылды. Анда Россия һәм Кытайдан 200дән артык компания катнаша.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумда Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекнең елдан-ел ныгый баруын билгеләп үтте. Узган ел республика белән Кытай арасында товар әйләнеше рекордлы күрсәткечкә - 3,35 млрд АКШ долларына җиткән. Кытай шулай ук Татарстанның төп инвесторларының берсе булып тора.

Форум 2023нче елдан бирле үткәрелә һәм бизнес, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендәге хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев