Җәмгыять һәм без

Татарстан Росреестрына җиде ай эчендә 340 меңнән артык гариза килгән

Быелгы елның гыйнвар – июль айларында Татарстан Росреестрына кадастр исәбенә кую һәм күчемсез милекне теркәү буенча 340,3 меңнән артык гариза килеп төшкән. Шуларның 250,3 мең гаризасын халык һәм оешмалар электрон формада тапшырган. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 10%ка күбрәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Барлыгы җиде ай эчендә күчемсез милеккә хокукларны теркәүгә 268,1 мең гариза килгән. Тагын 47,6 мең гариза объектларны кадастр исәбенә куюга караган. Кадастр исәбенә куюны һәм хокукларны теркәүне бер үк вакытта үткәрүгә 24,5 мең гариза бирелгән.

Документларны карау йомгаклары буенча, гыйнвар – июль айларында Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларына карата 600,6 меңгә якын хокук һәм исәпкә алу гамәлләрен теркәгән. Шул исәптән 133,8 мең теркәү һәм исәпкә алу гамәле торак урыннарга, 110,3 меңе – җир участокларына, тагын 6 меңе – машина-урыннарына туры килгән.


Нет комментариев