Җәмгыять һәм без

Татарстанда 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособие: кемнәр алырга мөмкин?

Татарстанда 17 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләр бердәм пособие алуга хокуклы.

Түләү гаиләнең матди хәленә карап билгеләнә һәм бала өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100 проценты күләмендә булырга мөмкин. Татарстанда 2026нчы елда балалар өчен яшәү минимумы 15 615 сум тәшкил итә. Пособие алу өчен гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан артмаска, шулай ук гаиләнең кереме һәм милке билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш.

Пособиегә гаризаны ата-ана, уллыкка алучы яки опекун бирә ала. Гаиләдә берничә бала булса, түләү һәр балага аерым билгеләнә. Пособие, гадәттә, бер елга рәсмиләштерелә.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев