Җәмгыять һәм без

Татарстанда 2026 елда 1,7 мең га мәйданда урманнар торгызылган

Быел Татарстанда 1 727 га мәйданда урманнар торгызылган. Шуларның 1 135 га «Экологик иминлек» милли проекты составындагы «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында башкарылган эшләргә туры килә. Бу хакта республика Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

1 200 га мәйданда ясалма урман торгызу үткәрелгән, тагын 2 га мәйданда – комбинацияләшкән ысул. Табигый юл белән урман 525 га мәйданда торгызылган.

Җәйге-көзге чор ахырына кадәр белгечләр табигый урман торгызу буенча эшләрне дәвам итүне планлаштыра. Татарстан Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләвенчә, 823 га мәйданда туфракны минераллаштыру үткәреләчәк, участокларның табигый үсенте белән каплануы тәэмин ителәчәк һәм агач кисү вакытында яшь үсентеләр сакланачак.

Моннан тыш, «Экологик иминлек» милли проекты урман үсемлекләре орлыклары әзерләү, урман орлыкчылыгы объектларын карау һәм урман культураларын хуҗалык өчен кыйммәтле токымнар категориясенә күчерүне карый.

Зарипов сүзләренчә, бу чаралар Татарстанның урман ресурсларын саклау һәм арттыру, экологик балансны тәэмин итү һәм урман тармагын тотыклы үстерүгә юнәлдерелгән.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан башлап «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Аның өчен өч максат күрсәткече билгеләнгән: урман торгызу һәм урман үстереп чыгару мәйданының киселгән һәм үлгән урман утыртмалары мәйданына чагыштырмасы, урманнар биләгән җирләрдә урман торгызу мәйданы һәм 2021 ел белән чагыштырганда урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын кыскарту.


Нет комментариев