Җәмгыять һәм без

Татарстанда 6 августта үзгәрмә болытлылык, явым-төшемсез һава көтелә

Пәнҗешәмбе, 6 августта, республикада үзгәрмә болытлылык, әһәмиятле явым-төшемнәрсез, төнлә һәм иртәнге чакта кайбер урыннарда томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчә, 4–9 м/с, көндез кайбер урыннарда ишкен 12 м/с кадәр көчәя. Төн температурасы +10..+15 градус тәшкил итте, көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.

Казанда үзгәрмә болытлылык, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчә, 4–9 м/с. Көндез башкалада +26..+28 градус.


Нет комментариев