Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанда 71 яшьлек әби мошенникларга 2 млн сумнан артык акчасын ышанып тапшырган

Лениногорск шәһәрендә яшәүче пенсионер хатын-кыз алдакчыларның оста сүзләренә бирелеп, зур суммадагы акчасыннан аерылган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының хәбәр итүенчә, аны телефон аша шантаж иткәннәр.

Башта аңа «Россия Пенсия Фонды»ннан дигән ялган хезмәткәр шалтыраткан. Ул СМС-та килгән кодны әйтергә күндергән, шуның ярдәмендә аферистлар хатын-кызның «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетына ияреп кергән. Аннан соң эшкә «ФСБ хезмәткәре» дип таныштырган икенче мошенник кушылган. Ул әбине куркыта башлаган: «Сез террорчыларга акча күчерәсез, без сезне кулга алырга мәҗбүр», – дип янаган.

Кот очкан пенсионер, тикшерүгә ярдәм итәм дип, үз ирексездән курьерга 2 миллионнан артык сум акчаны кулына тоттырган. Берничә көннән соң алдакчылар тагын 300 мең сум таләп иткән. Бу сумманы да күчергәч, аферистлар элемтәгә чыгудан туктап калган.

Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре мошенникларны һәм аларның курьерларын эзләүне дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев