Җәмгыять һәм без

Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 бензины арзанайды

Татарстанда узган атнада АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәяләре кимеде.

Росстат мәгълүматларына караганда, 28 июльдән 3 августка кадәр АИ-92 бензинының литры 70,02 сумнан 68,85 сумга, ә АИ-95 75,17 сумнан 73,43 сумга төшкән. Бу хакта “Татар-информ” яза. Шул ук вакытта АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензин 92 тиенгә кыйммәтләнеп, литры 99,42 сумга җиткән. Дизель ягулыгы да бераз арткан - 80,47 сумнан 80,56 сумга кадәр. Росстат мәгълүматларына караганда, Идел буе федераль округында автомобиль ягулыгы бәяләре узган атнада төрлечә үзгәргән.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев