7-нче июльдән 13-нче июльгә кадәрге чорда Татарстанда АИ-98 һәм аннан югары маркалы бензин кыйммәтләнгән.
Росстат мәгълүматлары буенча, аның уртача бәясе берьюлы 4,53 сумга арткан – литры 98,40 сумга җиткән.
Бер атна элек мондый бензинның литры уртача 93,87 сум торган.
Башка ягулык төрләренең бәясе сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрмәгән. АИ-95 бензины 10 тиенгә кыйммәтләнеп, литры 73,85 сум булган. АИ-92 бәясе 13 тиенгә артып, литры 68,11 сумга җиткән.
Дизель ягулыгы да бәясе буенча арткан. Бер атна эчендә аның уртача бәясе 8 тиенгә үскән – литры 81,65 сумга кадәр.
Гомумән, Татарстанда отчет чорында автомобиль ягулыгының уртача бәясе 19 тиенгә артып, литры 71,34 сум тәшкил иткән.
Нет комментариев