Татарстанның Электрон мактау тактасы 12 көн эчендә 1,8 миллионнан артык тапкыр каралган. Ресурсның уникаль кулланучылар саны 100 меңнән артып киткән.
Бүгенге көндә платформада республикадагы 4,8 меңнән артык оешма һәм предприятиедән 15 298 хезмәткәр турында мәгълүмат урнаштырылган. Электрон мактау тактасы 6 августта эшли башлады. Анда сәнәгать, бюджет һәм башка тармакларда эшләүче алдынгы хезмәткәрләрнең фотолары һәм алар турында кыскача мәгълүмат бер ел дәвамында тәкъдим ителә.
Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты - республика халкының хезмәт казанышларын һәм төбәк үсешенә керткән өлешен билгеләп үтү.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев