Татарстанның Лениногорск районында кыргый канәп үсеше чыганагы ачыкланган.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, наркотик үсемлекнең куаклыклары «Мак‑2026» профилактик операциясе вакытында табылган. Территорияләрне һәм торак йортлар янындагы буш урыннарны әйләнеп чыгу барышында полиция хезмәткәрләре биеклеге 70-тән 172 см-га кадәр булган 15 куакны ачыклаган.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары үсемлекләр табылган участканың хуҗасын билгели.
Чыганак: татар-информ
Нет комментариев