Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР төбәк идарәсе үзәгендә туры эфирда хәбәр итте, дип яза “Татар-информ”.
"Без эш белән тәэмин итүнең бик югары дәрәҗәсен күрәбез, икътисадта 2 млн 43 мең кеше мәшгуль. Соңгы елларда без тагын 65 мең кешене мәшгульлеккә керттек. Бу бик югары күрсәткеч һәм бүген халыкның мәшгульлек дәрәҗәсе-62% ка якын. Без Идел буе федераль округы лидерлары өчлегенә керәбез. Һәм, әлбәттә, тулаем алганда күрсәткеч Ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак", - дип сөйләде ул.
Хәзерге вакытта төбәкнең хезмәт базарында эш бирүчеләр эш эзләүчеләргә 86 мең вакансия тәкъдим итә. Шул ук вакытта 3 800 граждан эшсезлек буенча учетта тора.
«Димәк, без бүген мәшгульлек үзәгендә учетта торган һәр эшсез гражданинга сайлау өчен 22-23 вакансия тәкъдим итә алабыз. Хезмәткә түләү дәрәҗәсе шактый югары», - диде Зарипова.
Төбәкнең хезмәт базарында 27 мең вакансия эшкәртү комплексы предприятиеләре тарафыннан тәкъдим ителгән. Төзелештә һәм торак-коммуналь өлкәдә 20 меңнән артык вакансия бар. Тагын 6,5 меңнән артык вакансия – бюджет тармакларында, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә. Транспорт предприятиеләрендә меңнән артык кеше кирәк, авыл хуҗалыгында 1,2 мең кешегә ихтыяҗ бар.
Автор: Наталья Рыбакова
Нет комментариев