Җәмгыять һәм без

Яшь гаиләләргә ипотека түләүләрен кичектерү мөмкинлеге бар

Икенче яки аннан соңгы бала туган гаиләләр ипотека түләүләрен 18 айга кадәр кичектерә ала. Бу хакта Федерация Советының икътисади сәясәт комитеты әгъзасы Александр Волошин хәбәр иткән.

Ипотека каникулы чорында түләүләрне тулысынча туктатып торырга яки айлык түләү күләмен киметергә мөмкин. Моның өчен балалар тууын раслаучы документлар тапшыру җитә. Ташламадан файдалану өчен ипотека шәхси ихтыяҗлар өчен алынган булырга, ә кредитның башлангыч суммасы 15 миллион сумнан артмаска тиеш. Каникуллар балага 18 ай тулганчы тәмамланырга тиеш.

Кредитор гаризаны биш эш көне эчендә карарга тиеш.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев