Җәмгыять һәм без

Миңнерәхимә әби 90 яшьлеген каршылады

Чурибураш авылында 42 ел фельдшер булып эшләп лаеклы ялга чыга ул. 1941 елда Буа медучилищесын тәмамлап кайткан кыз көнне-төнгә ялгап авылдашлары сәламәтлеген кайгырта, колхоз эшендә дә катнаша. "Безнең капканың биге булмады, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә ярдәм сорап киләләр иде," - ди әби. Олуг бәйрәме уңаеннан Миңнерәхимә әби Шиһаповага Рәсәй Президентының...

Чурибураш авылында 42 ел фельдшер булып эшләп лаеклы ялга чыга ул. 1941 елда Буа медучилищесын тәмамлап кайткан кыз көнне-төнгә ялгап авылдашлары сәламәтлеген кайгырта, колхоз эшендә дә катнаша.

"Безнең капканың биге булмады, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә ярдәм сорап киләләр иде," - ди әби. Олуг бәйрәме уңаеннан Миңнерәхимә әби Шиһаповага Рәсәй Президентының Котлау открыткасы килде. Район башлыгы һәм авыл җирлеге башлыгы истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


Нет комментариев