Урланган мал...
Җәмгыять һәм без

Урланган мал...

Апас Боз Сарае янәшәсендәге ачык спорт мәйданчыклары, футбол кыры район үзәге балаларының яраткан урыннары. Бигрәк тә биредә төрле спорт уеннары кызыктыра аларны. Тик кайчакта биредә көтелмәгән хәлләр дә булгалый, балалар кеше әйберенә кызыгып куя... -Улыбызга туган көненә бик кыймәтле спорт велосипеды бүләк иткән идек. Бүген балабыз уенга онытылып китеп, шуны...

Апас Боз Сарае янәшәсендәге ачык спорт мәйданчыклары, футбол кыры район үзәге балаларының яраткан урыннары. Бигрәк тә биредә төрле спорт уеннары кызыктыра аларны. Тик кайчакта биредә көтелмәгән хәлләр дә булгалый, балалар кеше әйберенә кызыгып куя...

-Улыбызга туган көненә бик кыймәтле спорт велосипеды бүләк иткән идек. Бүген балабыз уенга онытылып китеп, шуны күздән җуйган,-дип район эчке эшләр бүлегенә килгән әни белән бергә вакыйга булган урынга хокук сакчылары юл тота. Балалардан сораштыра, эзли торгач, югалган велосипед тиз табыла. Тик "яңа хуҗасы" аның берничә әйберен башкалар танымаслык итеп алып-сүтеп куйган булуы ачыклана. Әйтүе буенча, ул велосипед койма буенда бер үзе генә торгач, аның хуҗасы оныткан, дип уйлаган.

Урланган мал хуҗасына кире кайтарылды. Нәни карак үзенең зур ялгышлыгын таныды һәм гафу үтенде.

Әти-әниләр, үз балаларыгызга бик тә игътибарлы булыгыз, кеше әйберә "пешерә" бит ул, диясем килә. Бала үз язмышын үз куллары белән яза...

Фатыйх Хафизов, район прокуроры урынбасары.


Нет комментариев