40 ел йөрәк җылысын балаларга өләшә
Кешеләрең синең, Апасым!

40 ел йөрәк җылысын балаларга өләшә

“Киң күңелле, олы йөрәкле һәм балаларны ихлас күңелдән яраткан кеше генә тәрбияче булып эшли ала”, - ди “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Гайфуллина.

Ул 40 ел гомерен сабыйлар күңеленә белем һәм тәрбия орлыклары салуга багышлаган. Зөлфия апа тумышы белән Апас кызы. Үзе дә “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнгән. Кечкенәдән балалар белән эшләргә хыялланган. Әнисенә ияреп эшкә йөргән, аннан, мәктәптә укыганда ук, каникулларында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән. 

-Шушы бакчага 7 ел йөрдем. 6 класста укыганда ук җәй көне “няня” булып, 9 класстан соң тәрбияче итеп эшкә алдылар.  Шушы вакытта тәрбияче эшенә гашыйк булдым. Мәктәпне тәмамлау белән, 19 яшемдә “Кояшкай”га эшкә килдем. 1986 елның 1 февраленнән бирле мин биредә. Хезмәт кенәгәмне бер язу- яраткан һөнәрем бизи, - ди ул .

Нет комментариев