«Кыш җиткәнче Россия Президенты Владимир Путин һәм Владимир Зеленский килешү имзалар, дип өметләнәм», - дигән Трамп.
АКШ президенты Дональд Трамп Украинадагы низаг кышка кадәр җайга салынырга мөмкин дип фаразлады. Ул бу хакта журналистларга белдерде, дип хәбәр итә Fox News.
Америка лидеры кайсы елның кышы турында сүз баруын һәм нинди нигезләрдә килешү төзүне көтүен аныклап әйтмәгән.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү Дәүләт Думасына сайлаулардан соң Киев белән яңадан сөйләшүләр үткәрергә әзер иде, әмма тавыш бирү көннәрендә Украина ягыннан Мәскәүгә һөҗүм итү омтылышы булды, дип белдерде.
Путин шулай ук элегрәк Зеленскийны Мәскәүдә сөйләшү өчен кабул итәргә әзер булуы турында әйткән иде. Bloomberg мәгълүматлары нигезендә, Трамп бу атнада Зеленскийны тынычлык турында килешү өчен Мәскәүгә барырга чакырган, әмма Украина җитәкчесе баш тарткан.
Нет комментариев