Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

1 июль Россиядә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне

Бу көн - үз иленнән читтә хәрби хезмәт бурычын үтәгән ир-егетләргә тирән хөрмәт билгесе, үз тормышларын куркыныч астына куеп, тугандаш халыкларга үз дәүләтләренең иреген һәм бәйсезлеген сакларга ярдәм иткән кешеләр алдында баш ию символы.

Без һәр исемне хәтерлибез һәм югалтулар ачысын уртаклашабыз, кайнар нокталарда һәм кораллы низаглар зоналарында хәрби бурычларын намус белән үтәгән ватандашларыбызның сугышчан батырлыгы алдында баш иябез. Солдатларга, сержантларга, офицерларга, кыюлык, батырлык һәм чын патриотизм күрсәтүчеләргә тирән хөрмәтебезне белдерәбез.
Хөрмәтле хәрби хәрәкәтләр ветераннары, кадерле батырларыбыз! Сезне ихлас күңелдән Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне белән котлыйм!

 

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын бәхетле гомер һәм күңел тынычлыгы телим. Күкләребез һәрчак аяз, таңнарыбыз һәрвакыт тыныч булсын!

 

Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев