2027 елга төзекләндереләчәк объектлар өчен  308 мең Татарстанлы  тавыш бирде
Район тормышы

2027 елга төзекләндереләчәк объектлар өчен 308 мең Татарстанлы тавыш бирде

13 майга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанның 308 мең кешесе 2027 елда төзекләндерүгә өстенлекле объектларны сайлау буенча бөтенроссия тавыш бирүдә катнашкан. Бу хакта ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел татарстанлылар 178 парк, яр буе, бульвар, урам һәм сквер арасыннан сайлый ала. Территорияләр исемлеге шәһәр һәм район администрацияләре белән берлектә төзелгән. Исемлек шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында уздырылган сораштыру вакытында халык билгеләгән 20 җәмәгать мәйданы белән тулыландырылган.

Татарстанның теләсә нинди районындагы бер җәмәгать мәйданын zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында сайлап була.


Нет комментариев