Республикада янгын куркынычын киметү максатыннан махсус режим урнаштырылды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән Айрат Садыйков белдерде.
Махсус режим вакытында түбәндәге кагыйдәләр гамәлдә:
-
Коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела.
-
Урман янындагы торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә һәм балалар лагерьларында ачык утта (шул исәптән мангалда) ризык пешерү тыела. Кафе һәм рестораннарга бу чикләү кагылмый.
-
Әгәр дә сезнең өй яны кишәрлегегез урманнан еракта икән, анда шашлыкны бары тик мангалда гына әзерләргә рөхсәт. Иң якын биналарга кадәр ара 5 метрдан ким булмаска тиеш.
Чыганак: idel.top
Нет комментариев