Аюкөйдергәндә Авыл көне гөрләде
Аюкөйдергән авылында җиденче тапкыр Авыл көне бәйрәме узды. Елдан-ел матур традициягә әверелгән чарага авылдашлар, читтә яшәүче якташлар һәм кунаклар җыелды.
Кояшлы, җылы көн бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде. Авыл халкы җырлап-биеп күңел ачты, Казаннан кайткан җырчы-биючеләрнең, баянчының һәм үзешчән сәнгать осталарының чыгышларын тамаша кылды. Балалар өчен күңелле уеннар оештырылды, өлкәннәр дә төрле бәйгеләрдә теләп катнашты. Теләгән кешегә авыз итәр өчен чәе-коймагы да, шашлыгы да бар иде.
“Авыл көне - туганнарны, дусларны, авылдашларны берләштерүче күркәм бәйрәм. Мондый очрашулар бары тик шатлыклы сәбәпләр белән генә булсын. Илебез иминлеге өчен көрәшүче егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар, барыбызга да тынычлыкта яшәргә насыйп булсын, - диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.
Бәйрәмне оештыруга балачагы, яшьлеге шушы авылда узган иганәче Зөфәр Имамиев, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Зиятдинов һәм киң күңелле авылдашлар зур өлеш керткән. Оештыручыларга һәм иганәчеләргә район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Гомумән, бәйрәм барышында бүләкләүләр һәм хөрмәтләүләр бихисап булды.
Иганәче Зөфәр Имамиев авылдашларын һәрчак бердәм булырга чакырды.
“Очрашып-күрешүләр - үзе зур савап. Беребез дә мәңгелек түгел, шуңа күрә аралашып, бер-беребезнең кадерен белеп яшәргә кирәк. Мин шушы авылда үстем, туган телемне, гореф-гадәтләребезне шушында өйрәндем. Аларны сакларга, авылыбызны яшәтергә кирәк. Барлык авылдашларыма олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде ул.
Чарада авыл тарихы да искә алынды. Авылдашлар мәрхүм Мансур Галәтдиновны тирән хөрмәт белән искә алып, аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Аюкөйдергәннең күзгә күренеп үсүен, авыл хуҗалыгының үсеш алуын билгеләп үттеләр.
Бәйрәмнең төп оештыручысы Гөлүсә Сөнгатуллина да туган авылына булган мәхәббәтен яшермәде.
- Мин авылымны бик яратам, аның кешеләре белән горурланам. Ел саен бу бәйрәмне үткәрү өчен Зөфәр Имамиев, авыл җитәкчелеге һәм авылдашларыбыз зур көч куя. Бердәмлектә - көч. Авылыбыз кечкенә булса да, күңелләребез киң, - диде ул.
Авыл көнендә шулай ук Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин да катнашты.
Бәйрәм кич белән дә дәвам итәчәк. Оештыручылар сүзләренчә, кунакларны тагын да күңелле программа көтә.
Бүген Аюкөйдергәндә нибары 80ләп кеше яшәсә дә, авыл халкының туган җиренә булган мәхәббәте, бердәмлеге һәм милли йолаларны саклап яшәве сокландыра. Авыл көне дә шул җылы хисләрне тагын бер кат раслап, авылдашларны берләштергән күңелле очрашуга әверелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев