Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әлмәндәр аерым посты янгын сүндерүчеләре әзерлек сызыгында

Әлмәндәр аерым посты янгын сүндерүчеләре район кешеләрен, мал-мөлкәтен, төрле бина-корылмаларны янгыннан саклау өчен хәвефле сигнал буенча чыгарга даими әзерлектә тора.

-Төрле бәхетсезлек очракларында коткару, янгын сүндерү эшеннән тыш, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча практик күнекмәләр һәм дәресләр уза. Бу дәресләр фаҗигане булдырмаска ярдәм итә, һәм янгын сүндерүче һөнәренә кызыксыну уята. Мондый дәресләр үткәрү - профилактика эшенең мөһим өлеше, ул балаларның шуклыгы аркасында янгын чыгу куркынычын киметергә һәм ашыгыч хәлләрдә дөрес гамәлләргә әзерләргә ярдәм итә, - ди Әлмәндәр аерым посты җитәкчесе Таһир Әхмәтов. 


Олы Болгаер егете Таһир Әхмәтов Әлмәндәр аерым посты ачылган көннән бирле җитәкче вазифасын башкара. 17 ел эчендә йокысыз төннәрне дә, уяу иртәләрне, борчулы көннәрне дә күп күрергә туры килгән аңа. 


-Коллективыбыз тәҗрибәле. Күбесе белән беренче көннәрдән үк бергә хезмәт итәбез. Кыю, тәҗрибәле егетләр, аларга һәрчак таянып була, - ди ул. 


Әлмәндәрдән Рамил Абдуллин 2009 елдан бирле янгын сүндерү машинасын иярли. Вакыйга урынына вакытында барып җитү, машинаның төзеклеге аңардан тора. 


-Әлбәттә, эшебез тынгысыз. Машинабыз кебек үк, үзебез дә хәрби әзерлектә торабыз, - ди ул. 


Әҗем авылыннан Илгиз Зәйнуллин коллективта 14 ел, Альмир Гарипов 17 ел янгын сүндерүче булып эшлиләр. Тирә-күрше авылларда янгын чыга калса, иң беренче булып ярдәмгә алар килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев