Җәмигъ мәчетендә вәгазь кичәсе Корбан бәйрәменә багышланды
Район тормышы

Җәмигъ мәчетендә вәгазь кичәсе Корбан бәйрәменә багышланды

Апасның Җәмигъ мәчетендә һәр айның 28ендә абыстайлар җыелышы уза.

(30 апрель, “Апастово-информ”). 


Бу юлы да алар яңгырга, җил-давылларга карамыйча җыелдылар. Вәгазь кичәсе Корбан бәйрәменә багышланды. 

“Ислам динендә Корбан гаетеннән зур бәйрәм юк. Зөлхиҗә аеның 9нчы көнендә Гарәфә көне, 10нчы көне – Корбан бәйрәме. Бу көннәрнең фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнде”, - ди мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлүсә Миңнебаева. 

Вәгазь кичәсе мул табыннар артында дәвам итте. 


“Һәрберебез аралашып, хәлләр белешеп, тәмләп чәйләр эчтек. Кичәне изге догалар белән тәмамладык”, - диләр абыстайлар.


Нет комментариев