Апас аграр көллияте базасында мавыктыргыч бәйге узган
Апас аграр көллияте базасында районыбыз яшьләре арасында автомногоборье буенча мавыктыргыч районкүләм бәйге узган.
(10 апрель, “Апастово-информ”).
Яшьләрнең юл хәрәкәте иминлегенә карата җаваплы караш формалаштыру һәм практик күнекмәләрен ныгыту - бәйгенең төп максаты булган.
Биредә көллият автомәктәбендә белем алучы 15 студент үз осталыкларын сынап караган. Катнашучылар өч җитди сынау үткән: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм автомобильне фигуралы йөртү. Һәр этапта яшьләр үзләренең әзерлек дәрәҗәсен, игътибарлылыгын һәм тиз карар кабул итә белү сәләтен күрсәткән. Көчле һәм кызыклы көрәш нәтиҗәсе буенча Дмитрий Герасимов 1нче, Раяз Егоров 2нче, Илшат Касимов өченче урынны яулаган.
Җиңүчеләр дипломнар, медальләр, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән. Калган катнашучылар да игътибарсыз калмаган - һәрберсенә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Бу хакта Апас аграр көллиятенең социаль челтәрләр битендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев