Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апас балалары математикадан имтихан тапшырды

Чыгарылыш класс укучыларының имтиханнары дәвам итә.

(2 июнь, “Апастово-информ”). 
2 июньдә районның 175 укучысы төп дәүләт имтиханын тапшырды.
6 июньдә чит телләр, информатикадан,
9 июньдә рус теленнән,
5, 16 һәм 19 июньдә — (рус һәм математикадан тыш) барлык фәннәр буенча имтиханнар бирәчәкләр.

Резерв көннәр: 29 июнь, 2, 3 һәм 6 июльдә. 
“Быел безнең район урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча экспериментта катнаша. Әлеге эксперимент кысаларында 10 нчы сыйныфта укуын дәвам итәргә уйламаган чыгарылыш сыйныф укучылары аттестат алу өчен мәҗбүри уку предметларын гына тапшыра алалар”, - диде район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев