Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җиңеп кайтты
Апас районы эчке эшләр бүлеге командасы Эчке эшләр министрлыгы Чемпионатында катнашты һәм өченче урынны алды.
(29 май, “Апастово-информ”).
Ярышларда республиканың 43 территориаль эчке эшләр бүлеге җыелма командалары катнашты.
Катнашучыларга Макаров пистолетыннан һәм Калашников автоматыннан ату осталыгын күрсәтергә кирәк иде. Өлкән дознаватель Алинә Бикмуллина шәхси беренчелектә беренче урынны яулады. Шулай ук участок инспекторы Рәмис Гыйсмәтуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең кадрлар буенча урынбасары Айрат Сафиуллин да ату буенча төгәллекләрен исбатлады. Команда үз төркемендә өченче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев