Апас “Яшьлек” яшьләр үзәгендә заманча технологияләр белән таныштырганнар
“Яшьлек” яшьләр үзәгендә көн дәвамында төрле юнәлештәге шөгыльләр оештырыла.
Биредә яшьләр компьютер нигезләрен үзләштерә, иҗади һәм танып-белү чараларында катнаша.
Күптән түгел үзәктә 3D-принтер мөмкинлекләренә багышланган күрсәтмә чарасы узган. Аны Ринат Насрутдинов үткәргән. Ул катнашучыларга 3D-басма технологиясенең ничек эшләвен күрсәткән, агач һәм пластик материаллардан төрле катлаулы эшләнмәләр ясау мөмкинлекләре турында сөйләгән.
Чара яшүсмерләр өчен заманча цифрлы җитештерү технологияләре белән якыннан танышу, инженерлык һәм техник иҗатка кызыксыну уяту мөмкинлеге биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев