Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апас китапханәсендә – “Библиотөн”

Район үзәк китапханәсендә “Китапханәдә төн” акциясе кысаларында кызыклы чаралар узды.

«Библиотөн» акциясе Россиядә 15нче тапкыр уза. Бөтен ил буенча китапханәләр, китап кибетләре, әдәби музейлар һәм мәдәни үзәкләр махсус программа тәкъдим итә: экскурсияләр, геройлар һәм язучылар белән очрашулар, шигъри укулар, концертлар, китап күргәзмәләре оештырыла.

Әлеге акция кысаларында, район үзәк китапханәсендә төрле чаралар узды. Ул быел Халыклар бердәмлеге елына багышланды. 

-Акциянең максаты райондашларыбызны китап укуга җәлеп итү, яңа укучылар табу. Кичәбез җыр-моң, уеннар, төрле бәйгеләр, күңел ачулар белән уза, - диде балалар китапханәсе җитәкчесе Гөлинә Мулләхмәтова. 

Балалар китапханәсе үзенең яшь китап укучыларын, аларның әти-әниләрен “Китапханәдә эңгер-меңгер” акциясенә җыйды. 

Чара барышында “Сәләт” балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче, Миләүшә Алиуллина җитәкчелегендәге “Мушкетерлар” театрына йөрүче балалар “Убырлыда кунакта” исемле татар халык әкиятен сәхнәләштерде. Нәни артистларның осталыгына һәркем соклануын белдерде. Балаларның чыгышларына югары бәя куелды.

Соңыннан милли традицияләр турында сөйләштеләр, балалар төрле бәйгеләрдә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев