Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апас мәктәбе укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырганнар

Укучылар тирән белемнәрен генә түгел, фәннәр белән чын-чынлап мавыгуларын да күрсәткәннәр.

(2 июль, “Апастово-информ”).

Агымдагы елда Апас урта мәктәбен 14 укучы тәмамлаган. Уку елы йомгаклары буенча «Укудагы аерым уңышлары өчен» беренче дәрәҗә медальгә 3 укучы, икенче дәрәҗә медальгә 1 укучы ия булган. Чыгарылыш сыйныф укучылар Бердәм дәүләт имтиханнарын да уңышлы тапшырганнар, югары баллар алганнар. Айзилә Айтуганова биология фәненнән 88 балл, Илназ Гыйсмәтуллин химиядән 90 балл, Айнур Сафин математикадан 82 балл, Булат Сафин информатикадан 83 балл, Динә Шакирова биологиядән 80 балл җыйган. Ленар Хәбибуллин химияне 93 баллга, рус телен 89 баллга тапшырган. Адель Хөсәенов исә өч фәннән дә югары балл алуга ирешкән. Ул Химия фәне буенча 91 балл, биология буенча 86 балл, рус теле буенча 81 балл алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев