Апас мәктәбендә бала иминлегенә багышланган җыелыш узды
Апас урта мәктәбендә укытучылар, мәктәп һәм башка уку йортлары директорлары катнашында җыелыш узды.
(9 апрель, “Апастово-информ”).
Очрашуның төп темасы - гомуми белем бирү киңлегендә һәм мәгълүмат кырында психологик көч куллануны профилактикалау иде.
КФУның Координация үзәге белгече, КФУның археология һәм этнология кафедрасы ассистенты Арслан Мингалиев "Хәзерге дөньяда мәгълүмати куркынычлар" темасына чыгыш ясады. Шулай ук Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең җәмәгать ярдәмчесе, "Диалог "мәгълүмати - консультация үзәге директоры Дидар Оразов “Эзәрлекләү һәм бу нәрсәгә китерә" темасын яктыртты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев