“Апас-Мол”да чәчү дәвам итә
Район тормышы

“Апас-Мол”да чәчү дәвам итә

Горбунов исемендәге берләшмәнең Түбән Балтай авылы янындагы 368 гектарлы кырда чөгендер чәчү эшләре бара.

“Берләшмәдә барлыгы 27 мең гектар җир бар. 7 мең гектарда көзге бодай чәчелгән. 5600 гектарда язгы бодай, 1800 гектарда соя,  3100 гектар көнбагыш һәм башка культуралар чәчү планлаштырыла. Чөгендер чәчү эшен башлап җибәрдек. 2030 гектарда чәчеләчәк. Бүгенге көндә 520 гектарда эш башкарылган. Шул ук вакытта җир эшкәртү, ашлау да бара. Көзге уҗымнар ашлау тәмамланды. Шул ук вакытта көнбагыш чәчү эшен дә башлап җибәрдек”, - ди берләшмә җитәкчесе Илфар Җәләлов. 

 

Хезмәткәрләр кырга иртәнге сәгать 6да килә. Кичкә кадәр эштә алар. Көнгә 3 тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителәләр.


Нет комментариев