Апас өлкәннәре “Балкыш” фестиваленең зона этабында чыгыш ясады
Апас өлкәннәре Буа шәһәрендә узган “Балкыш-Сияние” фестиваленең зона турында катнашты.
(30 март, “Апастово-информ”).
Фестиваль алдыннан районда муниципаль сайлап алу турлары узды. Анда 380нән артык өлкән катнашып, үзләренең иҗади сәләтләрен тәкъдим итте. Иң кызыклы, үзенчәлекле һәм зәвыклы номерлар зона этабына сайланды.
Буа мәдәният үзәге сәхнәсендә Апас районыннан килгән 50гә якын башкаручы төрле номинацияләрдә чыгыш ясап, тамашачыларга бай һәм эчтәлекле концерт программасы тәкъдим иткән. Фестивальдә шулай ук тагын җиде районнан килгән ветераннар да катнашкан. Чара чын мәгънәсендә якты, матур һәм истә калырлык бәйрәмгә әверелгән. Катнашучыларның чыгышларын Казан шәһәреннән килгән абруйлы, профессиональ жюри бәяләгән. Апаслылар үзләрен лаеклы күрсәтеп, уңышлы чыгыш ясаган.
“Фестиваль нәтиҗәләре соңрак игълан ителәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: барлык коллективлар һәм аерым башкаручылар Дипломнар белән бүләкләнде. Катнашучылар чарадан күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр белән кайтты”, - дип хәбәр итте район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев