Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апас районы басуларында эш кайный

Быел язның иртә килүе туфракка җылынырга һәм тиз кибәргә мөмкинлек бирде.

  Язгы кыр эшләрен башкарып чыгар өчен техникалар үзвакытында эшкә тотына алды. 
Бүгенге көндә 91% ка чәчү тәмамланган. Шул исәптән язгы бөртекле культуралар - 99%, техник культуралардан - көнбагыш - 98%, шикәр чөгендере - 79%ка чәчелгән.  Шулай ук  силос өчен кукуруз чәчә башладылар. Бу эш әлегә 530 гектарда башкарылды.
Күпчелек хуҗалыклар гербицидлар белән эшли башладылар, тамырдан тукландыру эшләре дә бара.
Эш бик кызу бара, чөнки әйтелгәнчә: "Язның бер матур көне елны туйдыра." Шуңа күрә, безнең эш батырлары яхшы уңыш алу өчен мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тырышалар. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов хәбәр итте.
“Шагабиев” хуҗалыгында да бүгенге көндә эш кайный. 
“Хәзерге вакытта без Морзалар авылы янында 207 гектарда арпа кырына сыек ашлама кертәбез. Тамырга - язгы бодай һәм арпага. Шулай ук бүгенге көндә чүп үләннәренә каршы көрәшәбез, гербицидлар белән эшлибез”, - дип хәбәр итте “Шагабиев” хуҗалыгы идарәчесе Хәйдәр Зәйнетдинов.

 Видео: "Шагабиев" хуҗалыгы басулары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев