Апас районы командасы республика ярышларыннан бүләк белән кайтты
Район тормышы

Апас районы командасы республика ярышларыннан бүләк белән кайтты

Балтач районында ирекле янгын сүндерү командалары арасында республикакүләм ярышлар узды. Анда барлыгы 45 команда катнашты.

(25 май, “Апастово-информ”).


Апас районы данын яклап чыгыш ясаган Югары Ындырчы ирекле янгын сүндерү командасы авыл командалары арасында мактаулы 4 нче урынны яулады.
Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырылды. Югары Ындырчы командасына янгынга каршы җиһазлар белән тәэмин ителгән автомобиль тагылмасы бүләк ителде.


Нет комментариев