Апас районы үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр хөрмәтләнде, бүләкләнде
Апас районы оешуның 95 еллыгы уңаеннан Үзәк ял паркында бәйрәм тантанасы узды. Бәйрәм җыр-моңнар, театральләшкән күренешләр белән үрелеп барды.
(10 август, “Апастово-информ”).
Апас районы бүген үзенең зур юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан районыбызга мәртәбәле кунаклар, читтә яшәүче якташлар кайтты. Бәйрәмне ачып район башлыгы Айрат Җиһаншин һәркемгә рәхмәт сүләрен җиткерде. Районның бүгенге уңышларында – һәркемнең өлеше барлыгын билгеләп үтте. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче һәм Ватаныбыз хакына башларын салган районыбызның батыр улларына һәм аларның гаиләләренә аерым рәхмәт әйтеп, хөрмәтен белдерде. Апас районының тарихын да искә алды.
-Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Без бүген тарихның истәлекле мизгеленә җыелдык. Газиз районыбызның 95 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Бүгенге көндә Апас районы авыл хуҗалыгында да, сәнгатьтә тә, мәдәнияттә һәм мәгариф өлкәсендә дә уңышларга ирешә. Игенчеләребез һәм терлекчеләребез, укытучыларыбыз, табибларыбыз һәм эшкуарларыбыз, иҗат әһелләре – һәрберсе үз өлкәсендә бөтен күңелен биреп хезмәт итә. Соңгы елларда яңа балалар бакчасы, спорт комплекслары төзелде. Мәктәпләр, мәдәният йортлары төзекләндерелде. Санап китсәк, уңышларыбыз, казанышларыбыз бихисап.
Хөрмәтле якташлар! Без якты киләчәккә өмет белән карыйбыз. Алдыбызда зур планнар, яңа проектлар көтә. Апасыбызны тагын да матуррак, уңайлырак итү өчен бөтен көчебезне куярбыз. Район үсеше һәрберебезнең кулында. Туган районыбызның 100 еллык юбилеен тагын да зуррак казанышлар белән каршыларга язсын. Һәркемгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары телим, - диде ул чыгышында.
Апас районы үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр сәхнәгә чакырылып хөрмәтләнде, бүләкләнде.
Тантана барышында күп кенә истәлекләр, хатирәләр яңарды, хезмәт еллары искә алынды. Чыгыш ясаган һәркем Апасыбызга соклануын белдерде.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән апаслыларны “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев та якташларына матур, ихлас теләкләрен ирештерде.
Башкаладан килгән татар эстрадасы йолдызлары Ризат һәм Зинира Рамазановлар, читтә яшәүче якташларыбыз, районыбызның талантлы үзешчәннәре бәйрәм концерты тәкъдим итте.
Бәйрәм чаралары дәвам итә.
Кич белән 19.00 сәгатьтә районыбыз үзешчәннәре кабат бәйрәм концерты белән сөендерәчәк.
Күңел ачу чаралары 21.00 сәгатьтә бәйрәм салюты һәм дискәтүк белән төгәлләнәчәк.
Районыбыз юбилее матур һәм күңелле узсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев