Апас районына – 96
КАРАТУН УНИКАЛЬ ХӘЗИНӘСЕ (ТАЛИР ТӘҢКӘЛӘР) ТАБЫЛГАНГА 40 ЕЛ...(1986-2026)...
Җир йөзендә моңа ошашлы хәзинә табылу беркая юк, шуңа күрә ул уникаль санала.
Язманы музей ветераны Рәмис Ногманов әзерләде.
Ә табылу тарихы болайрак :
Татарстанда юллар төзелешенә игътибар бирелгән мәлдә, Апас районы да читтә калмый. Казан-Ульяновск автомобиль юлы төзелешендә күмәкләшеп эшләү бурычы куела. Район эчендәге юлның дамбасын өю колхозларга бүленеп бирелә, кайберләренә 1,5 км, ә кайберләренә әзрәк... Акхуҗадан Каратунга кадәр ара да шул тәртиптә бүленә: Фрунзе ис. колхоздан, Мазиково авылыннан Гафиятуллин Шәһит (бульдозер), Вафин Дамир, Гыйльфанов Гумәр, Низамов Масгут (плуг) - барысы төркемдә дүртәү эш башкаралар. Бу 26 май 1986 ел була. Тимер юлга иң якын килгән урында, карт нарат тирәсеннән туфрак өйгән чакта, җиз сакваяж (сандык) бульдозер лемихына тиеп ертыла һәм аннан көмеш акчалар (дирхәмнәр) чәчелеп китә. Гаҗәпкә калган тракторчылар акчаларны җыештырып, савытка тутыралар, барысы ике пот- 25 мең данә чамасы була...
Беренче көннәрдә әлеге хәлгә әһәмият бирмиләр, ике чиләк акчалар Шәһитләрнең мунча чоланында ике кич куна, аннан аны кулдан язылган акт белән, эчке эшләр бүлегенә алалар... Рәсми рәвештә документлар булмый, югыйсә табылган хәзинәнең 25 % кыйммәте табучыларга кайтарылырга тиеш иде дә бит...
Әлеге табышка тап булганнар (тракторчылар) мин музейда эшли башлаган чорда (2005) миңа мөрәҗәгать итттеләр, "ничек табышның бер өлеш бәясен кайтарырга",- дип. Рәсми документлар үз вакытында эшләнмәгән аркасында, егетләргә бүләкләү эләкми . Инде егетләрнең дә күбесе исән түгелләр...
Әмма, Шәһит әтисе Шәриф абый дөреслек эзләп, инстанцияләр буенча йөри, "болай гына калдырмам",-дип янап та куя.
Кызганыч, эштән җәяүләп Апастан авылга кайтканда, авылдаш хатын белән икесен йөк машинасы бәреп китә, хәләкәтта вафат булалар . Менә шулай талир тәңкәләрнең язмышы өзелә... Вәкәләтле шәхесләр көмеш дирхәмнәрне ТР Милли музеена тапшыралар, ә музей үз чиратында тәңкәләргә язылган гарәп язмасының тәрҗемәсен ачыклау нияте белән галим Равил Фәхертдинов белән эш итә. Дирхәмнәргә Пәйгембәрләр, Казан ханнары исемнәре язылган була. Өлешчә тәңкәләрне тәрҗемә итү өендә башкарыла, билгеле саннан соң музейга сакланышка тапшырыла. Ә менә матбугатта (ВК) галимне гаепләп чыгалар, урлашуда гаеплиләр.
Бу турыда Ватаным Татарстанда күренекле журналист Мәрди Рафиковның ачыклап язган мәкаләсе дөнья күрә, ә бит бу суккан көмеш акчалар 1380 елларга карый һәм Казан Ханлыгы сәүдә өлкәсендә шактый алдынгы карашта икәнен дәлилли, акча белән эш итү яңалык була, Кырым, Әстерхан, Урта Азия ханлыкларыннан өстенлекне күрсәтә...
Бүгенге көндә бу уникаль көмеш дирхәмнәр һәм сакваяжның фрагментлары Апас туган якны өйрәнү музеенда җиде данә саклана (фото): бишесен эзтабар Идиятов Асрар абый, ә икесен рәссам Илгиз Маликов тапшырды.
БУ ЭКСПОНАТЛАР МУЗЕЙНЫҢ ИҢ ЗАТЛЫ ТАРИХИ ХӘЗИНӘСЕ БУЛЫП ТОРА.
Менә, хәзинә ни өчен нәкъ шул урында табылганы әлегә кадәр могҗизалы сер булып кала: әллә таланган хәзинә вакытлыча күмелгән, әллә башка бер легенда бардыр, галимнәр дә аптырашта???
Апас мәктәбе тарих укытучысы, эзтабар Айдар Хәйдәр улы бу вакыйганы тирәнрәк үзләштерә, шәкертләре белән вакыйганы балалар күңеленә сала, нидер эзләнә.
МЕНӘ ШУНДЫЙ ВАКЫЙГАНЫҢ БЕР ШАҺИТЫ БЕЗНЕҢ РАЙОН, УЙЛАСАҢ КЫЗЫКЛЫ ВӘ КЫЗГАНЫЧЛЫ...? СЕЗНЕҢ КОМЕНТАРИЙЛАР!!!
Фотолар Рәмис Ногмановның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев