Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апас районына Җиңү поезды киләчәк

Әлеге уңайдан район башлыгы Айрат Җиһаншин Казан территориаль идарәсе буенча тимер юл начальнигы урынбасары Александр Павлович Черемнов белән очрашты.

(15 апрель, “Апастово-информ”).


Очрашу барышында Каратун станциясендәге Яшьләр үзәге бинасында Россия тимер юллары музее ачу мәсьәләләре, шулай ук быел район территориясендә дә узачак “Җиңү поезды” патриотик акциясен оештыру турында фикер алышынды.


Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан һәм совет халкының батырлыгын искә алып, Горький тимер юлы тарафыннан 24нче апрельдән 6нчы майга кадәр “Җиңү Поезды” патриотик акциясе үткәреләчәк. 


Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби техника үрнәкләре куелган поезд Россия Федерациясенең җиде төбәге аша узачак.
Каратун станциясенә “Җиңү поезды” 29нчы апрельдә килеп җитәчәк. Төгәл вакыт соңрак хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев