Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апас районына “Җиңү поезды” киләчәк

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан һәм совет халкының батырлыгын искә алу максатыннан, 2026нчы елның 24нче апреленнән 6нчы маена кадәр Горький тимер юлы тарафыннан “Җиңү поезды” патриотик акциясе үткәрелә.

Әлеге акция кысаларында Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника үрнәкләре урнаштырылган тимер юл составы Россия Федерациясенең җиде субъекты территориясе буенча йөриячәк.


“Җиңү поезды” Каратун станциясенә 29нчы апрельдә 13 сәгать 50 минутта килеп җитәчәк. Тукталыш вакыты - 45 минут. Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булуы ихтимал.


Әлеге тантаналы вакыйгага район җитәкчелеге, белем бирү учреждениеләре укучылары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре чакырыла. Шулай ук “Җиңү поезды” патриотик акциясен күрергә теләгән һәркем әлеге чарага кушыла ала.

 

Фото: Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев