Апас районында янгында ир-ат зыян күргән
Карамасар авылында янгын чыккан. Бер катлы склад бинасының ике бүлмәсе янган, янгынның мәйданы 24 квадрат метр.
Янгын сүндерүчеләр утны йөгәнләгән.
Бәхетсезлек очрагында 49 яшьлек ир-ат зыян күргән. Ул тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә китерелгән.
Янгынның сәбәбе - көнкүреш электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу дип фаразлана.
Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре кисәтә:
электр челтәренә артык көчәнеш бирмәгез: бер розеткага берничә приборны тоташтырмагыз. Озынайткычларны бик кирәк булганда гына кулланыгыз һәм аларның сыйфатлы һәм төзек булуына инаныгыз, электрүткәргечләрнең һәм розеткаларның торышын күзәтегез: аларның зарарлану, ярылу, ачык урыннарын даими тикшерегез.
Эшли торган приборларны караусыз калдырмагыз: бу бигрәк тә электр чәйнекләре, үтүкләр, җылыткычлар кебек куәтле җайланмаларга кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев