Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апас районында юл хәрәкәте иминлеге буенча иң яхшы остазлар ачыкланды

Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең 90 еллык юбилее уңаеннан районда «Юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләрен өйрәтү буенча иң яхшы педагог» республика конкурсының муниципаль этабы узды.

(20 апрель, “Апастово-информ”). 

Конкурсның максаты - балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча алдынгы педагогик практикаларны һәм эшнең инновацион формаларын ачыклау һәм тәҗрибә уртаклашу булды. 
Конкурста 10 педагог катнашты. Эксперт бәяләве йомгаклары буенча жюри яшь буынны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүгә зур өлеш керткән иң яхшы белгечләрне билгеләде: 


«Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядының иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә Апас мәктәбеннән Гүзәл Мөхәммәтшина җиңү яулады. 
Биеш мәктәбеннән Лилия Шаһиева һәм Табар-Черкененнән Людмила Клеменьева призерлар булдылар. 
«Юл хәрәкәте иминлеге сыйныф остазы» номинациясендә призлы урынны Урта Балтай төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Гайнетдинова алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев