Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас укучылары эчке эшләр бүлегендә экскурсиядә булдылар

Апас мәктәбенең 5Г сыйныфының «Әтиләр советы» җитәкчесе Гатауллин Раил балалар өчен үзе эшләүче Апас районы эчке эшләр бүлегенә экскурсия оештырды.

(22 февраль, Апастово-информ)


Экскурсиянең максаты — балаларны полиция хезмәте эшчәнлеге белән таныштыру, полиция хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү һәм балаларның хокукый үзаңын күтәрү иде.

Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Сибгатуллина Рания Ришатовна балаларга полиция эшчәнлегенең үзенчәлекләре, авыр һәм җаваплы яклары турында сөйләде, полиция тарихы музее белән таныштырды.

Балаларга музей экспонатлары да, полиция киемнәре һәм коралландыру әсбаплары да бик ошады. Хокук бозу һәм юридик җаваплылык турындагы әңгәмә зур кызыксыну уятты. Полиция хезмәте, балалар хокукын саклау нормаларын бозмаска, тәртип сагында бергәләп торырга кирәклеген аңлап, балалар Рания Ришатовнага һәм Гатауллин Рәсим Разыйх улына рәхмәтләрен юллап кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев