Бөек Җиңү көне уңаеннан Апасның “Җиңү” паркында тантаналы чара узды.
Биредә Апас урта мәктәбе укучылары сугышта һәлак булганнар, шулай ук тыл ветераннары истәлегенә район башлыгы исеменнән веноклар салды. Чарада батырларның якты истәлеге тирән хөрмәт белән искә алынды.
Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Зәмдиханов та катнашты.
Нет комментариев