Апас урта мәктәбе укучылары волонтер апаларын ял иттерделәр
Район тормышы

Апас урта мәктәбе укучылары волонтер апаларын ял иттерделәр

Апас урта мәктәбенең 8нче сыйныф волонтер отряды хезмәт сөючән хатын-кызларыбыз өчен күңелле ял чарасы оештырды.

(10 апрель, “Апастово-информ”).


Чәй табыны артында җылы, эчкерсез сөйләшү узды, мөһим вакыйгалар искә алынды. Укучылар волонтер апаларына бүләк итеп үз куллары белән эшләгән салфеткалар тапшырдылар. Кичә җыр-биюләр, матур чыгышлар белән үрелеп барды, һәркемгә күтәренке кәеф өстәде.


Нет комментариев