Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас урта мәктәбендә шигырь бәйрәме узды

Биредә Герой –шагырь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу һәм Халыкара туган тел көне уңаеннан “Шигърият бакчасында” дип исемләнгән шигырь язучылар бәйгесе узды.

Бәйгедә Апас, Каратун, Азбаба, Урта Балтай, Олы Бакырчы, Кильдураз, Кызылтау, Морзалар, Дәвеш, Иске Йомралы, Табар Черкене, Чүри-Бураш, Биеш, Чирмешән мәктәпләреннән 57 укучы көч сынашты.

Шигырь язучылар бәйгесенең иганәчеләрен – “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимовны, “Каратун ашлыгы” оешмасы җитәкчесе Рамил Хәбибуллинны Апас мәктәбе укучылары милли киемнәрдән, гармун моңнары белән каршы алдылар.

Чара Россия һәм Татарстан гимны белән башланып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гөлүсә Галләмова кунакларны һәм катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләде.

“2026 ел матур вакыйгаларга бик бай. Быел без Муса Җәлилнең 120, Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан районда бик күп чаралар узачак. Шушы чараларның берсе Апас урта мәктәбе, район мәгариф бүлеге, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Апастово-информ” филиалы тарафыннан оештырылган районкүләм бәйге үткәрелә. Район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән оештыручыларга, барлык катнашучыларга һәм иганәчеләребез Таһир Кәбир улына, Рамил Җәүдәт улына иң олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Безнең балаларыбызның киләчәгенә, патриотик тәрбиясенә, иҗади үсешенә өлешегезне кертәсез. Үзегезнең яхшылыкларыгыз меңе белән әйләнеп кайтсын. Барлык катнашучыларга уңышлар телим”, - диде Гөлүсә Галләмова.

Шулай ук район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева барлык катнашучыларга уңышлар теләде.

“Ибраһимов һәм К” хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимов әлеге шигырь бәйрәмен уздыру турында күптән хыялланып йөрүен белдерде.

“Бу минем күптәнге хыялым иде. Рамил Җәүдәтович та этәргеч бирде. Минем тагын бер хыялым бар әле. Тагын да зур күләмдә Габдулла Тукай шигырьләре буенча “Тукай укулары” бәйгесен үзебезнең Морзалар мәктәбендә уздырырга. Матур итеп киенеп килгәнсез. Бәйгедә матур гына катнашырсыз”, - дип укучыларга уңышлар теләде ул.

“Каратун ашлыгы” оешмасы җитәкчесе Рамил Хәбибуллин да оештыручыларга, катнашучыларга олы рәхмәтен ирештерде.

“Хөрмәтле укытучылар, укучылар, оештыручылар! Бүген чыннан да бик матур бәйрәм. Якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме белән котлыйм. Герой-шагырь Муса Җәлил исеме дә әлеге бәйрәм белән бәйләнгән. Сез иҗат иткән шигырьләр дә батыр геройларыбызга багышланган. Барыгызга да уңышлар!”, - диде ул.

Бәйге номинацияләр буенча барды.

Беренче номинациядә 17 укучы  Муса Җәлилгә багышлап язган шигырьләрен татарча сәнгатьле сөйләделәр.

Яшь категориясе: башлангыч сыйныфлар.

 1 урын – Галләмова Ясминә, Дәвеш мәктәбе, 4 сыйныф

2 урын – Гатауллин Гадел, Апас урта мәктәбе, 3 сыйныф

2 урын – Тимуршина Илзилә, Бакырчы мәктәбе, 2 сыйныф

 3 урын – Сафин Инсаф, Апас урта мәктәбе, 3 сыйныф

3 урын – Файзуллин Инсаф, Апас урта мәктәбе, 3 сыйныф

3 урын – Низамова Сәйдә, Апас урта  мәктәбе, 2 сыйныф

Шул ук номинациядә 24 урта сыйныф укучысы Муса Җәлилгә багышлап язган шигырьләрен татарча сәнгатьле сөйләделәр.

Яшь категориясе: 5-8нче сыйныфлар.

1 урын – Фәйзуллин Илмир, Апас урта мәктәбе, 5 сыйныф

2 урын – Бәдретдинова Эльвина, Кзыл Тау мәктәбе, 7 сыйныф

2 урын-Хәсәнова Ралинә, Апас урта мәктәбе, 5 сыйныф

2 урын - Габдрахманова Гүзәл, Апас урта мәктәбе, 6 сыйныф

3 урын –Гатауллин Фәннур, Апас урта мәктәбе, 6 сыйныф

3 урын – Гаязова Ралинә, Бакырчы мәктәбе, 6 сыйныф

3 урын – Мөхәммәтҗанова Диләрә, Морзалар мәктәбе, 6 сыйныф

3 урын – Хәертдинова Адилә, Апас урта мәктәбе, 8 сыйныф

Икенче номинациядә 9 катнашучы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге турында язылган шигырьләрне татарча сәнгатьле сөйләде.

         Яшь категориясе: -башлангыч сыйныфлар

                               -5-8 нче сыйныфлар

 

1 урын-Хөсәинов Рамин, Иске Йомралы мәктәбе укучысы, 8 сыйныф

2 урын –Нәбиуллин Әмир, Апас урта мәктәбе, 2 сыйныф

3 урын – Гатауллина Рания, Борнаш урта мәктәбе, 6 сыйныф

Өлкән сыйныф укучылары арасында 7 катнашучы Муса Җәлилгә багышлап язган һәм  Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге турында язылган шигырьләрен татарча сәнгатьле сөйләделәр.

Яшь категориясе:   9-11 нче сыйныфлар

1 урын – Садыйкова Зилә, Апас урта мәктәбе, 10 сыйныф

2 урын – Габитова Резеда, Апас урта мәктәбе, 9 сыйныф

3 урын – Хәйбуллина Зәринә, Урта Балтай мәктәбе, 9 сыйныф

Җиңүчеләргә иганәчеләр тарафыннан Дипломнар һәм акчалата (1 урын 5000 сум, 2 урын 4000 сум, 3 урын 3000 сум) бүләк тапшырылды.

Барлык катнашучылар шулай ук Дипломга һәм 500 сумлык бүләккә ия булдылар.

Каратун мәктәбеннән Ясминә Гараева, Морзалар мәктәбеннән Сәид Сөнгатуллиннар 2000 сумлык махсус бүләк алдылар.

Апас мәктәбеннән Гатауллин Гадел, Ятокин Максим,  Сафин Инсаф, Нуруллина Альбиналар иганәчеләр тарафыннан махсус бүләкләнделәр.

Шигърият бәйрәме Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Соңыннан истәлекле фотога төштеләр һәм рәхмәтләрен әйтеп өйләренә таралыштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев