Апас үзәк китапханәсе «Җиңү диктанты» Халыкара тарихи акциясен уздыру мәйданчыгы булды
«Җиңү диктанты» 2019 елдан «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән үткәрелә һәм илебезнең үткәне турындагы хәтерне яңарта, патриотик тәрбия бирү һәм саклау буенча төп чараларның берсе булып кала.
Диктантның сораулары гади түгел иде, күпләрне уйланырга һәм хәтер яңартырга мәҗбүр итте. Гомумән алганда, барлык сораулар Россия тарихында әһәмиятле чор турында тарихи хәтерне ныгытуга юнәлдерелгәнде.
Бу чара тарихның бу мөһим чоры турында белемнәрен тикшерергә һәм тирәнәйтергә омтылучы кешеләрне берләштерүче күркәм традициягә әверелде.
"Җиңү диктанты"н төрле һөнәр ияләре язды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев