Апас Үзәк китапханәсендә район яшьләре өчен «Татарча сөйләшү» клубы эшли башлады
Клуб татар балаларын, яшьләрен җәлеп итә.
(22 апрель, “Апастово-информ”).
Клубның беренче җыены бик матур узган.
“Балалар белән Габдулла Тукай шигырьләре укылды, якташыбыз Шәүкәт Галиевның иҗатына багышланган шигъри чара турында сөйләшү булды. Чарада катнашучылар туган телнең матурлыгына, байлыгына сокландылар, үзара татарча аралашып, яңа дуслар таптылар. Клубның киләчәктә дә уңышлы эшләвен, тагын да күбрәк яшьләрнең кушылуын теләп калабыз”, - дип хәбәр иттеләр район Үзәк китапханәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев