Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

“Апас хәбәрләре”ндә бәби туе

“Апас хәбәрләре”ндә монтажлаучы булып эшләүче Чулпан Гыйззәтуллина әни булды.

(24 апрель, “Апастово-информ”). 


Апас егете Айназ һәм Болынбалыкчы кызы Чулпан әти-әни булу бәхетен татыды. Аларның беренче балалары – кызлары туды. 
Айназ һәм Чулпан! Сезне чын күңелдән бәләкәчегез туган көн белән котлыйбыз. Бәхетле, сәламәт сабый булсын, әти-әни тигезлегендә үссен! Бала бәхете татып, тигезлек белән озын-озак яшәргә язсын сезгә! 
Бәхетле, тәүфыйклы итеп
Үстерегез нәнине.
Тәүфыйк булса, бәхет була,
Онытмагыз шул сүзне.
Итагатьле, нәзәкатьле,
Сәламәт булып үссен!
Йортыгызга шушы сабый
Чиксез бәхет китерсең.


Олы хөрмәт белән – “Апастово-информ” коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев