Апас халкын иҗатлы җәй көтә!
Район тормышы

Апас халкын иҗатлы җәй көтә!

Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән җәй дәвамында оешмаларның иҗат концертлары узачак.

Концертлар һәр чәршәмбе көнне Апасның Үзәк ял паркында сәгать 18.00дә башланачак. Әлеге мәдәни чаралар район халкына һәм кунакларга күңелле ял итү мөмкинлеге бүләк итәчәк.


Беренче концерт 18нче май көнне старт ала. Тамашачылар алдында Сара Садыйкова исемендәге Апас сәнгать мәктәбе, район мәгариф бүлеге, “Беренчеләр хәрәкәте”, “Сәләт” балалар иҗат үзәге коллективлары чыгыш ясаячак. 

Җәйге мәдәни кичәләр бик күңелле булыр дип көтелә. Килми калмагыз!

0+


Нет комментариев