Апаслылар «Гагарин елмаюы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча Россиядә 6-12 апрельдә беренче тапкыр космос атналыгы узачак. Әлеге атналык кысаларында төрле чаралар уза.
«Гагарин елмаюы- 2026” Бөтенроссия акциясенә район мәдәният йорты коллективы да кушылды.
Бу акция Юрий Гагаринның космоска очуын бәйрәм итүгә багышланган.
Акциянең максаты: - Юрий Гагаринның бөек батырлыгы турында тарихи хәтерне саклау, космос өлкәсендәге заманча казанышларны популярлаштыру, үз илең һәм аның космосны үзләштерүгә керткән өлеше өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Акциягә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә райондашлар да кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев